Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Барысы да үзебезнекеләр

Лаеш районы каратистлары ОМОНның ничек эшләвен күрделәр

«Дружба» спорт-ял итү үзәгенең каратэ секциясе тәрбияләнүчеләре өчен батырлык көне узды, алар өчен Росгвардия гаскәрләренең ОМОН спецназының Казан отряды базасы буенча экскурсия уздырдылар.

Экскурсия барышында балалар һәм аларның ата-аналары сугыш коралларын һәм махсус отрядларның хәрәкәтчән техникасын күрделәр.

Аларга шартлаткыч тапканда кинологның ничек эшләвен, саперларның нинди җиһазлары булуын һәм аларның эш методлары нинди булуын күрсәттеләр. Экскурсиянең иң мавыктыргыч өлеше — кул сугышы алымнарын күрсәтү.

Программа бай эчтәлекле һәм мәгълүмати иде. Экскурсия азагында актлар залында чын геройлар турында патриотик фильм күрсәтелде. Барысы да бик канәгать калдылар.
Фото: «Дуслык» мәдәният үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы каратистлары ОМОНның ничек эшләвен күрделәр