Лаеш районыннан Бөек Ватан сугышында катнашучының оныгы бабасының бүләген алды
Сигез дистә елдан соң «Батырлык өчен» медале белән кызылармеец Шаһимәрдән Галиев бүләкләнде.

9 майда Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты барышында хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Медальләрне Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Владислав Винниченко тапшырды.
— Сиксән ел элек Советлар Союзына каршы бөтен Европа — Германия һәм аның союздашлары сугышкан иде. Солдатларның һәм офицерларның фронттагы ныклыгы, тылдагы фидакарьлеге нәтиҗәсендә ата-бабаларыбыз фашизмны җиңделәр, — диде Илдус Фатыйх улы.
44 нче гвардия артиллерия полкы командирының 1944 елның 3 октябрендәге һәм 1944 елның 27 октябрендәге боерыгы белән Бөек Ватан сугышында катнашкан Шаһимәрдән Галиев «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә. Таныклыклар аның оныгы Эдуард Камалетдиновка тапшырылды.
Район башлыгы шулай ук хәзер, махсус хәрби операция барышында, егетләребез яңадан Ватанны саклауга бастылар, дип өстәде: «Безнең армия көчле, илне яратучы халкыбыз бар. Бу безне берләштерә. Без җиңәчәкбез!». Ул барысына да иминлек, тыныч күк йөзе, сәламәтлек, солдатлар һәм офицерларның җиңү белән туган илләренә кайтуларын теләде.

Россия Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән ефрейтор Г.Н.бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев