Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Барысы да үзебезнекеләр

Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды

Барысы да рус традицияләре рухында: матур бизәкләр, артистларның искиткеч чыгышлары, тәмле ризыклар һәм, әлбәттә инде, коймаклар! Май чабуның төп сые, кояшны һәм яз килүен символлаштыра.

Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбендә Май чабу хәйрия ярминкәсе узды.
Мәктәп директоры Зөлфия Газизуллина чыгыш ясады.

«Бу катлаулы чорда безнең яклаучыларга ярдәм күрсәтү бик мөһим. Безнең һәрберебез уртак эшкә үз өлешен кертә ала», — дип билгеләп үтте ул.
Ярминкә Полина Федотова башкаруында халык биюеннән һәм зазывало-скоморохлардан башланды. Башлангыч сыйныф укучылары күңелле һәм истә калырлык номерлар әзерләгәннәр.

Мәктәп ярминкәсен оештыручылар бик яхшы әзерлек күрсәттеләр. Мәктәпнең педагогик составы, укучылар һәм актив ата-аналар онытылмаслык вакыйга булдыру өчен көчләрен берләштерделәр. Прилавкалар павлопосад яулыклары, сөлгеләр, чәчәкләр һәм йорт кирәк-яраклары белән оста бизәлгән иде.

Ярминкә сатып алучыларны баранкалар эленгән самавырлар белән , үрелгән кәрзиннәргә матур тау итеп тезелгән камыр ризыклары белән бизәлгән прилавкалар янына җыйды. Балалар төрле товарлар сатып алды — азык-төлектән алып уенчыкларга кадәр. Бигрәк тә беренче сыйныф укучыларына кызык булды, чөнки бу аларның беренче ярминкәсе. 

Балалардан соң ярминкәгә әти-әниләре килде.

Барлык алынган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Без яшь лаешлыларның безнең яклаучыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләре белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды