Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Барысы да үзебезнекеләр

Район башлыгы Абилимпикс һөнәри осталык чемпионатында катнашучылар белән очрашты

Лаеш районыннан алты вәкил махсус хәрби операция ветераннары арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында катнашты.

Алар барысы да чемпионатның округ этабында районны лаеклы тәкъдим иттеләр, төрле номинацияләрдә призлы урыннар яуладылар.
Район башлыгы Илдус Зарипов җиңүчеләрне чын күңелдән котлады, аларның профессиональлеген һәм рухи көчен югары бәяләде. Ул әлеге геройларның уңышы бөтен Лаеш районының горурлыгы булуын билгеләп үтте: «Сезнең җиңүләрегез чын профессионализм һәм ихтыяр көченең киртәләр белмәвен күрсәтә. Сезнең казанышлар — шәхси уңышлар гына түгел, бөтен районыбызның горурлыгы да»
«ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин МХО ветераннарына ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклап, аларның каһарманлыгын билгеләп үтте: «Сез — геройлар һәм киләчәк буынга үрнәк. Сез сәламәтлекне Россия дөньяның әйдәп баручы иле булсын өчен бирдегез, сез керткән өлешне бәяләп бетергесез».
Тантанада шулай ук район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, хәрби комиссар Айрат Гайнуллин һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы Владимир Яковлев катнашты.
Очрашу барышында Лаеш чемпионнары исемнәре аталды. Округ Чемпионатында беренче урынны Александр Антонов (вокал), Сергей Федотов (пешекче эше ), Руслан Харрасов (фотография) алдылар. Икенче урынга Дмитрий Иванов лаек булды (авторемонт). Лаеклы өченче урында — Гадел Уркунбаев (БПЛА идарәсе) һәм Айнур Яһудин (эретеп ябыштыру технологияләре).
Татарстан җыелма командасы составындагы барлык алты лаешлы да Мәскәүгә «Абилимпикс» милли чемпионатына юл тотачак. Республикадан 16 катнашучы катнашачак, ярышларның финалы 30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр узачак.
Ә бүгенге очрашу МХО ветераннарының казанышларын тану һәм үсеп килүче буын өчен илһам үрнәге булды.
«Абилимпикс» чемпионаты РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә уздырыла. Чара «Профессионалитет» федераль проекты «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы Абилимпикс һөнәри осталык чемпионатында катнашучылар белән очрашты