Лаеш районы укучылары хәрби полицейскийлар белән таныштылар
Усадның «Здоровое поколение» күппрофильле лицеенда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби полиция вәкилләре белән мөһим очрашу узды.
Кунаклар укучыларга үзләренең һөнәри тәҗрибәләре турында сөйләделәр, хәрби полиция хезмәтенең үзенчәлекләре, аның хокук тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдәге роле турында тәфсилләп аңлаттылар. Укучылар хәрби полицейскийларның көндәлек бурычлары, катлаулы шартларда эшләү нечкәлекләре һәм бу һөнәр өчен кирәкле сыйфатлар турында белделәр.
Мондый чаралар яшьләргә Ватанны саклаучы һөнәренә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Фото: «Здоровое поколение» күппрофильле лицее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев