Лейтенант Кәлимуллин: яралы килеш ротаны югалтусыз алып чыккан!
Лаеш районы егете, лейтенант Булат Мәсхүт улы Кәлимуллин махсус хәрби операция зонасында күрсәткән каһарманлыгы өчен «Батырлык өчен» (За отвагу) медаленә тәкъдим ителде.Без якташыбыз белән горурланабыз!
Днепропетровск өлкәсенең Синельниково районындагы Березовое торак пункты янында, «МираЖ-1» урман полосасында чын каһарманлык үрнәге күрсәтелде. Лаеш районы егете, 1нче мотоукчылар батальонының 2нче ротасы командиры урынбасары (командир вазифаларын башкаручы), лейтенант Булат Мәсхүт улы Кәлимуллин яңа килгән хәрбиләргә инструктаж үткәргән вакытта, дошманның FPV-дроннары һөҗүм итә башлый.
Утлы сынау
Каты ут астында да лейтенант Кәлимуллин югалып калмый. Алгы сызыкта булганда, ул аягына (сул боты һәм балтырына) каты яралар ала. Гәүдәсенә снаряд ярчыклары керүгә һәм түзә алгысыз авыртуга карамастан, офицер үз гомерен куркыныч астына куеп, подразделение белән җитәкчелек итүен дәвам итә.
Булатның төгәл һәм дөрес боерыклары нәтиҗәсендә, рота хәрбиләре дошманның ут зонасыннан югалтуларсыз чыгарыла. Аның бу кыюлыгы мотоукчыларның хәрби сәләтен саклап кала һәм дошманның планнарын өзә.
Үрнәк алырлык каһарманлык
Лейтенант Кәлимуллинның батырлыгы — Россия Армиясенең какшамас рухының ачык мисалы. Үз бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Булат Мәсхүт улы Кәлимуллин дәүләт бүләгенә — «Батырлык өчен» (За отвагу) медаленә тәкъдим ителде.
Якташыбызның рух ныклыгы һәм хәрби осталыгы алдында баш иябез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев