Казан кешесе Сокуры авылындагы төнге сәфәре өчен 45 мең сум түләячәк
Эчүчелеккә каршы

Казан кешесе Сокуры авылындагы төнге сәфәре өчен 45 мең сум түләячәк

«Куркынычсыз юл» махсус проекты кысаларында, автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән шофер эше каралган суд утырышы турында сөйлибез.

Лаеш районы мировой суды Казан кешесе С. гражданинын 45 мең сум штрафка тартты һәм бер елга  алты айга машина йөртү хокукыннан  мәхрүм итте. 2026 елның июлендә төнге сәгать 00:01дә Сокуры авылында С. гражданины автомобильне исерек хәлдә (алкоголь күләме — 0,527 мг/л) йөрткән.

Суд С. гражданинының РФ КоАПның 12.8 статьясы 1 нче өлеше буенча гаебен исбатланган дип тапты. Гаебен тану һәм кечкенә баласы булуы җәзаны җиңеләйтүче шартлар дип кабул ителде, ләкин бер үк төрле административ хокук бозуны кабат кылуы (бер ел эчендә РФ КоАПның 12 нче бүлегендә каралган административ җаваплылыкка берничә тапкыр тартылуы) эшне авырайтучы шарт булды.

Рульдәге исерек кеше — тормыш өчен турыдан-туры куркыныч. Штрафны 60 көн эчендә түләргә кирәк, югыйсә бу сумма ике тапкырга артачак.


Казан кешесе Сокуры авылындагы төнге сәфәре өчен 45 мең сум түләячәк

Нет комментариев