4 апрельдә, якынча 21:26 сәгатьтә дежур бүлеккә Лаеш районында яшәүче бер хатын-кыздан хәбәр килә. Ул Нармонка авылында LADA Granta шоферының машинаны куркыныч рәвештә йөртүе турында белдерә: автомобиль зигзаг ясап бара һәм вакыт-вакыт каршы як полосага чыга.
Хәбәр итүче сүзләренчә, руль артында исерек кеше булырга мөмкин иде.
Полиция хезмәткәрләре ашыгыч рәвештә эш иттеләр: урынга беренче булып участок вәкиле Антон Солягин килеп җитте. LADA Granta рулендә исерткеч эчемлек кулланган 41 яшьлек җирле хатын-кыз булып чыкты. Шул ук вакытта ул моңа кадәр инде машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.
Хатын-кызны идарә итүдән шунда ук читләштерделәр, ә аның автомобиле махсус тукталышка озатылды. Медицина тикшерүе аның каты исерек булуын раслады — сулыш алганда һавада 0,885 мг/л алкоголь табылды.
Йөртүчегә карата РФ КоАПның 12.8 маддәсе 3 өлеше буенча протокол төзелде (хокукыннан мәхрүм ителгән кешенең исерек хәлдә машина белән идарә итүе). Материаллар мировой судка тапшырылачак.
Кагыйдә бозучыга 45 мең сум күләмендә административ штраф яки уннан алып унбиш тәүлеккә кадәр кулга алу куркынычы яный.
Хөрмәтле гражданнар! Әгәр сез исерек шоферны күрсәгез, битараф калмагыз! Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлегенең дежур бүлегенә хәбәр итегез: 8 (843) 782-55-41. Мөгаен, бу кемнеңдер гомерен саклап калыр!
Нет комментариев