2026 елның 1 апрелендә Лаеш районының Державино авылында патрульлек итү вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре 1973 елгы ир-ат идарә иткән «Daewoo Nexia» автомобилен туктаттылар.
Фото авторы: Ринат Дәүләтшин.
Алга таба вакыйгалар тагын да кызыклырак төс алды. Документларны тикшергәндә, ир-атның машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланды. Моның өстенә, ул автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән. Бу урындагы медицина тикшерүе (освидетельствование) вакытында расланды. Нәтиҗә күрсәткәнчә: сулыштагы спирт күләме 0,909 мг/л тәшкил итте — бу рөхсәт ителгән нормадан (0,16 мг/л) биш тапкырдан күбрәк.

Лаеш районының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе хәбәр иткәнчә, бүген, 2026 елның 3 апрелендә, әлеге шоферның эше буенча суд утырышы булды.
Барлык хәлләрне карап чыккач, суд кырыс, әмма гадел карар чыгарды: 10 тәүлеккә административ кулга алу җәзасы билгеләнде.
Әгәр сез исерек шоферны күрсәгез — хәбәр итегез. Битараф калмагыз.
Нет комментариев