Машина йөртүче «Юпитер» дан баш тарткан, эвакуатор сайлаган
Узган төнне Лаеш шәһәренең Ленин урамындагы 20 нче йорт янында Лаеш Эчке эшләр бүлегенең ДАИ патруль экипажы исереклек билгеләре булган машина йөртүчене туктаткан.

Лаеш районы буенча ЮХИДИ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы Ринат Дәүләтшин хәбәр иткәнчә, 1977 елгы машина йөртүче, җирле кеше Lada автомобиле белән идарә иткән. Полиция хезмәткәрләре аңарда исереклек билгеләрен, аерым алганда, авызыннан алкоголь исе булуын билгеләделәр.
— Машина йөртүче «Юпитер» алкоголь тестерын кулланып, исереклек халәтен тикшерүдән баш тартты, — дип шәрехли Ринат Дәүләтшин. — Медицина учреждениесенә медицина тикшерүе уздыру өчен барудан да баш тартты.

Машина йөртүчегә карата РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ материал төзелде (транспорт чарасын йөртүче вәкаләтле вазыйфаи затның исереклек халәтенә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен үтәмәгән).
Автомобиль махсус стоянкага урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев