Машина йөртүчедән җәяүлегә
Габишев кешесе Комлы Ковалда исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Лаеш районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе Габишев авылында яшәүче, исерек хәлдә автомобиль йөртүче А.А. Фардуков эше каралган суд утырышы турында мәгълүмат җиткерә.
Суд утырышы барышында түбәндәгеләр ачыкланды:
Гражданин А.А. Фардуков 2025 елның 10 февралендә 18 сәгать 10 минутта Лаеш районының Комлы Ковал авылында Нефтьчеләр урамындагы 6 нчы йорт янында ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Ачыкланганча, ул ВАЗ-219010 автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткән.
Суд утырышында Фардуков А.А. гаебен таныды. Эш материалларын өйрәнгәннән соң, мировой судья А.А. Фардуковны административ җаваплылыкка тартуның законлы нигезләре бар дигән фикергә килде.
Судья үз карарын чыгарды:гр А.А. Фардуковка 1 ел 6 айга автотранспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләргә. Моннан тыш, гаепләнүче 30000 сум күләмендә административ штраф түләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев