Үз гаебе белән машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән
Эчүчелеккә каршы

Үз гаебе белән машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән

Габишевта исерек йөрү башлануга ук бетте.

Лаеш районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе Габишев авылында яшәүче исерек хәлдә автомобиль йөртүче М.Р. Заһретдинов эше каралган суд утырышы турында хәбәр итә.

Бу елның гыйнварында, дөресрәге, 12 гыйнварда 00 сәгать 05 минутта М.Р. Заһретдинов Габишевның Идел буе урамындагы 1 Б номерлы йорт янында исерек хәлдә Lada автомобиле белән идарә иткән.
Суд утырышында М.Р. Заһретдинов гаебен таныды. Эш материалларын өйрәнгәннән соң, җәмәгать судьясы, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен гр М.р. Заһретдиновка 1 ел 6 айга автотранспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Моннан тыш, гаепләнүче 30000 сум күләмендә административ штраф түләргә тиеш.


Үз гаебе белән машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән

Нет комментариев