Яңа ел өстәле өчен җиңел салат
Файдалы мәгълүмат

Яңа ел өстәле өчен җиңел салат

Яңа елга нәрсә әзерләргә? Тиз һәм тәмле катламлы салат кичке аш өчен дә, бәйрәм өстәле өчен дә туры килә.

Сезгә кирәк булачак:

1. Каклаган тавык — 250 гр;
2. Пекин кәбестәсе-200 гр;
3. Томат — 150 гр;
4. Йомырка-4 шт
5. Сыр — 150 гр
6. Катламнар арасында майонез

Әзерләү ысулы:

Салат савыты яки гади тәлинкә төбенә майонезны челтәр ясап ягабыз.
Ингредиент катламнарын (салам яки шакмак формасында киселгән) югарыда күрсәтелгән тәртиптә салабыз, һәр катламнан соң майонез өстибез. 
Салатның өске катлавы — вакланган сыр. 
Өстен яшеллек һәм граната бөртекләре белән бизәргә мөмкин.

Тәмле булсын!


Яңа ел өстәле өчен җиңел салат

Нет комментариев