Көн киңәше: яз көне кузовны саклагыз!
Яз көне эрегән кар һәм юл пычрагы автомобиль кузовы өчен чын куркыныч тудыра, ә тоз һәм реагент калдыклары хәтта иң сыйфатлы капламны да тиз арада бозырга сәләтле.
Коррозиядән качу һәм машинаның ялтыравын саклап калу өчен, экспертлар язгы юуга һәм кузовны саклауга аерым игътибар бирергә киңәш итә.
Яз көне кар эрегәндә, юлларда су һәм пычрак кына түгел, бозлавыкка каршы кулланылган реагент калдыклары да пәйда була. Асфальтны эшкәртә торган тоз һәм химик матдәләр автомобиль капламы өчен аеруча агрессив. Алар коррозия тудырырга һәм машинаның тышкы күренешен бозарга мөмкин.
Нәрсә эшләргә?
Автомобильне регуляр рәвештә юыгыз, аеруча төбенә (днище), аркаларга һәм кузовның аскы өлешенә игътибар итегез — нәкъ менә шунда пычрак һәм тоз иң күп җыела.
Юганнан соң кузовны саклагыч чаралар (балавыз — воск, полироль) белән эшкәртү тәкъдим ителә, бу дым һәм реагентлар өчен өстәмә киртә тудырачак.
Автомойкага баруны кичектермәгез — агрессив матдәләрне никадәр тизрәк юып төшерсәгез, машинагызның буявы һәм металы шулкадәр озаграк хезмәт итәр.
Автомобилегезне саклагыз — яз көне вакытында юу киләчәктә кыйммәтле ремонттан качарга ярдәм итәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев