Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Мошенниклар 900 номерыннан шалтырата

Яңа мошенниклык схемасы турында сөйләшик.

 


Шушы көннәрдә телефон шалтырады. Карыйм — 900 нче номер. Сбербанктан шалтыратуларына тулы ышаныч белән тыныч кына җавап бирәм.

Беренче сагайткан нәрсә — операторның цензурасыз сүгенүе. Күрәсең, ул минем трубканы шулкадәр тиз алуымны көтмәгән һәм хезмәттәше белән сөйләшүне дәвам иттергән. 
Аннары оператор минем белән әңгәмәгә керде

— Сез мобиль кушымтаны яңартмадыгыз, — дигән кырыс тавыш мине сискәнергә мәҗбүр итте. Кушымтаны яңартырга кирәклеге турында ничә тапкыр искәртү булганын мин курку белән искә төшердем. — Бүген сезнең мобиль кушымтаны сүндерәбез.

-Ярый, хәзер яңартам, -дидем гаепле кыяфәттә.

— Юк, хәзер үк яңартырга кирәк, мин сезгә булышырмын.

Ниндидер томанлы шик куера башлады.

— Минем хәзер вакытым юк. Зинһар, 20 минуттан шалтыратыгыз, — мин сылтаулар эзли башладым, Бу вакыт эчендә банкка шалтыратып чыннан да сүндерә алалармы икәнлеген ачыкларга өметләнеп.

-Юк, әгәр трубканы куйсагыз, автомат рәвештә сүнә, — диде чыбыкның теге башындагы кыз, мине элемтәдә тотып.

Мобиль банкны сүндерерләр дип курку мине ярдәмчел кыз таләбенә ризалашырга мәҗбүр итте. 

Ул видеоэлемтәгә күчүне сорады: «Өч ноктаны күрәсезме, аларга басыгыз һәм видеоэлемтәне тоташтырыгыз».

Бу миндә Штирлицның «уянуына» соңгы нокта булды.

Тәвәккәлләргә булдым — телефонны сүндердем. Аннары Саклык банкының кайнар линия номерын җыйдым, вәзгыятьне аңлаттым һәм, кайнар линия операторы ышандырганча, миңа чыннан да мошенниклар шалтыратканын белдем. 900 нче номердан!

Әгәр мин видеоэлемтә тоташтырсам, ә аннары аларның сизгер җитәкчелеге астында программаны яңарту өчен онлайн-Сбербанкка керсәм, мошенниклар онлайн — Сбербанкка керү өчен парольне күрерләр иде, һәм мин акчасыз калыр идем. Дөрес, ул вакытта алар анда юк иде диярлек. Ләкин бу берни дә үзгәртми.

Менә шулай, кадерле укучыларым. Бу юлы мин мошенникларны, аларның хәйләләренә бирешмичә, бернәрсәсез калдыра алдым.

Әмма алар яңадан-яңа схемалар уйлап таба. Шуңа күрә гади кагыйдәләрне истә калдырыгыз:

1.Карточканың пин-кодын һәм карточканың кире ягындагы өч цифрны беркемгә дә атамагыз.

2.Әгәр сезне иптәш майор белән, ФСБ белән, яки акчагызны югалту ихтималы булуы белән куркыта башласалар трубканы кыю куегыз. 

3.Игътибар итегез, мошенниклар сезне һәрвакыт киеренкелектә тоталар, телефоныгызны кичектерергә яки соңрак шалтыратырга мөмкинлек бирмиләр. Алар вәзгыятьне киеренкеләндерәләр, сезне куркуда тоталар, сезнең ихтыярны бастырырга тырышалар. Ә курку — начар киңәшче.

4.Әгәр сездән SMS дан саннарны әйтергә сорасалар, башыгызга килгән беренче саннарны әйтә аласыз һәм трубканы куя аласыз. 

5.Әгәр шикләнәсез икән, мошенникларның хәбәрләрендә сүз барган туганнарыгызга шалтыратыгыз. Аларның нәкъ менә сезнең туганнарыгыз булуына инаныгыз. Банкның белешмә бүлмәсенә шалтыратыгыз — сезгә барысын да җентекләп аңлатачаклар.

Менә шулай, дуслар. Шикләнү хисенең бик кирәк очрагы бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мошенниклар 900 номерыннан шалтырата