89 яшьлек кияү белән 69 яшьлек кәләш никахларын теркәделәр
Гаилә елы

89 яшьлек кияү белән 69 яшьлек кәләш никахларын теркәделәр

Бу пар 25 ел бергә яшәгән һәм хәзер үз хисләрен никах белән ныгытырга карар кылган.

Фото авторы — Елена Запольских.

Бүген Лаеш шәһәренең Никахлашу сараенда гаҗәеп теркәлү узды: 89 яшьлек кияү Александр Ануфриев һәм 69 яшьлек кәләш Хәния Сибгатуллина үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерделәр. 

Александр​ тумышы белән Казаннан, Хәния Лаеш районының Имәнкискә авылыннан. 
Хәния Гатиновна бер-береңә "әйе"дип әйтергә беркайчан да соң түгел, дип саный. 

— Хисләребез еллар узган саен ныгый гына барды, һәм бүген, ниһаять, без бу мөһим адымны ясадык, — дип аңлатты Хәния Сибгатуллина.

Бу гадәти булмаган вакыйганы Лаеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Айгөл Локманова шәрехләде: 
— 2024 елда игълан ителгән Гаилә елында мондый вакыйгалар мәхәббәтнең яшьне белмәвен күрсәтә. Бу тормышыбызда җан кардәшлегенең һәм гаилә әһәмияте турында барыбызга да искәртеп тора.


89 яшьлек кияү белән 69 яшьлек кәләш никахларын теркәделәр

Нет комментариев