Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә елы

«Әниләр көне». Волонтерлар гаиләсе: гаилә тормышының серләре. 1 Өлеш «Волонтерлар»

Бу гаиләдә волонтерлар ̶ әби, әти,әни һәм алар белән бергә аларның балалары.

Мария Мильчакова Кунтечида яши. Ул күп балалы әни, ир хатыны һәм әнисенең кызы да. Ә тагын Мария маскировка ятьмәләре үрә, заготовкалар, коры ашлар ясый, МХО сугышчылары өчен посылкалар җыя.
Мария волонтерның гаилә тормышы ничек бара, нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә һәм ул моны ничек җиңә икәнен сөйләргә ризалашты.

Белешмә өчен:
Мария Мильчакова Минзәләдә туган. 17 яшендә Казанга күчеп килә, КДФИИ да «Персонал белән идарә итү» белгечлеге буенча укый. Кадрлар агентлыгында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында эшли. Аннан декретка китә. 2022 елда Кунтечига күчеп килә. Хәзер Мариянең өч баласы бар: җиде яшьлек Виктор, биш яшьлек Малина һәм быел, 2024 елда туган кечкенә Иван.

— Волонтерлыкка килгәндә, бу ата-аналар үрнәге. Минем әти-әнием намуслы кешеләр. Алар һәрвакыт күңел беренче урында, матди — икенче урында, дип өйрәттеләр. Ирләребезгә фронтта ярдәм итә алмыйча булдыра алмыйм. Монда да тәрбия: мине мәктәптә бала чагында ук моңа өйрәттеләр, патриотизм рухында тәрбияләделәр. Бөек Ватан сугышы барганда тылның фронтка ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр. Мондый хәлләрдә читтә калырга ярамый дип өйрәттеләр.

2022 елның декабрендә Никольскийда маскировка челтәрләрен үрү волонтерлык пункты ачылды, гыйнварда мин кушылдым. Минем әни дә ятьмә үрә, ә ирем-автоволонтер, безгә материаллар һәм челтәрләр ташый.
Мин волонтерлык эшендә вакытта балалар кем белән кала дисезме? Беркем белән дә калмыйлар, алар минем белән патриотизм рухын сеңдерәләр. Бу дөрес. Әти-әниләренең нәрсә белән шөгыльләнүен максималь күрсеннәр дип саныйм. Беренчедән, бу аларга дөнья турында күзаллау бирә, икенчедән — ата — аналар турында, өченчедән — алар үзләре тәрбияләнә һәм шул ук вакытта алар тирәсендә биергә дә кирәкми. Хәзер детоцентризм, минем уйлавымча, безнең гасыр авыруы. Ә монда минем балаларым минем алда һәм параллель рәвештә бөтен нәрсәгә өйрәнәләр.

Өй эшләре бераз аксый. Балалар бу мәсьәләдә утка май өстиләр. Тик мин эшләмәгәндә дә, балаларым булмаганда да, өй эшләремнең бетүен хәтерләмим. Һәрвакыт нәрсәнедер юарга һәм сөртергә, җыярга һәм чистартырга кирәк. Кайберәүләр: «Мин барысына да өлгерәм», — диләр. Бу миф. Чынлыкта, бу өстенлекләр мәсьәләсе. Миңа мөһим нәрсәләр -беренче, икенче, өченче чиратта эшләнелә. Нәрсә мөһим түгел — кичектерелә, яисә бөтенләй эшләнми.

Барлык кешеләр дә шулай эшли, кемдер аңлы рәвештә, кемдер юк. Шуңа күрә кешеләрне волонтерлыкка мәҗбүр итү мөмкин түгел. Әгәр аларга бу мөһим түгел икән, алар моңа вакыт таба да алмаячак, алар өчен мөһимрәк булган башка бурычлар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Әниләр көне». Волонтерлар гаиләсе: гаилә тормышының серләре. 1 Өлеш «Волонтерлар»