Әниләр көнендә Лаеш районында яшәүче хатын-кызларга яхшы кәеф бүләк иттеләр
Столбище мәдәният йортында «Якын кешеләр» бәйрәм концерты булды.

Сәхнәгә үз номерлары белән Столбище авыл җирлегенең искиткеч һәм талантлы артистлары чыкты. Алар төрле буын башкаручылары иде — яшьләрдән алып өлкәннәргә кадәр, тәҗрибәлеләр һәм лаеклы яшьтәгеләр дә. Бу гүзәл концертның аерым бер үзенчәлеге булды — ул сәхнәгә алып баручылар булып әни белән улның яки кызның парлап чыгуы. Аналарның балалары белән биюе дә булды — бик назлы һәм күңелне нечкәртерлек. Кич буе сәхнәдән Әниләр көне уңаеннан котлау сүзләре яңгырады. Гаилә һәрвакыт — кешенең төп кыйммәте булган һәм булачак та. Ә яраткан кешеләр бу көнне үз өйләренә бәхет һәм җылылык алып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев