Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Гаилә елы

Балалар — ул Ходай бүләге

Әни булу — зур бәхет ул, шул ук вакытта бик зур җаваплылык та таләп итә. Балалар — тормышта иң зур хәзинә, бәһасез бүләк! Бу Ләйсән Габдуллинаның квинтэссенциясе. Ана булуны ул Ходай бүләге дип кабул итә.

Превью авторы- Людмила Никифорова. 

Ләйсән белән Зөфәр Габдуллиннар Лаешта яхшы таныш. Зур һәм тату гаиләдә дүрт бала үсә, анда һәркем ярдәм, кайгырту, игътибар һәм мәхәббәт таба.

Ләйсән Камил кызы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эшли. Бу сөйкемле яшь хатын үзенең җылы елмаюы һәм ачык карашы белән игътибарны җәлеп итә.

Редакция үтенече буенча ул үзенең гаиләсе һәм хатын-кызның тормышта төп максаты турында сөйләде.

— Без башка гаиләләрдән нәрсә белән аерылабыз? Мөгаен, гаиләбез динле булуы беләндер. Ирем — Зөфәр хәзрәт Габдуллин, инде 15 ел Лаеш мәчете имам-хатыйбы. Ул үзе динле гаиләдән. Мин дә динле, мәчеттә балалар өчен ислам нигезләре буенча дәресләр алып барам. Шуңа күрә безнең балалар тумыштан ук Ислам кануннары буенча тәрбияләнәләр, мәчеткә йөриләр. Алар шушы атмосферада тудылар һәм яшиләр. Исламда балалар тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, чөнки балалар —безнең киләчәгебез. 

Әни булу — Ходай бүләге. Бу бәхетне татып карау һәркемгә дә бирелми. Шуңа күрә балалар — иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе. Без алар өчен тулысынча җаваплы, шуңа да күп вакытымны мин, әни буларак, балаларга багышлыйм. Мин эшләсәм дә, мәдрәсәнең дүртенче курсында укысам да, минем өчен гаиләм, ирем һәм балаларым — эшемнән һәм башка нәрсәләрдән дә мөһимрәк. Шуңа күрә минем өстенлекләрем дә шулай куелган, мин эшне һәм укуны гаиләмә яраклаштырам. Һәр ананың үз шәхси сайлавы — гаилә, карьера, күңел ачу. Мин гаиләмне һәм балаларны сайладым. Бу минем өчен иң мөһиме. 

Безнең әтиебез дә, минем кебек үк, балалар белән күп вакыт үткәрә — алар белән дәресләрен карый, шахмат уйный, кышын алар белән чаңгыда шуа, көзен гөмбәгә йөри. 

Безнең балалар — төрле дәрәҗәдәге конкурсларда — муниципаль дәрәҗәдән алып бөтенроссия дәрәҗәсендәге — һәм фестивальләрдә актив катнашучылар.

Диләрә сәләтле балалар мәктәбендә — Яшел Үзән районы химия лицеенда укый. Ул тарих буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында призер, Г.Р.Державин исемендәге «Вакыт елгасы» республика фәнни-гамәли конференциясендә «Татар әдәбияты белеме» номинациясендә җиңүче. Узган елда «АгроВет» номинациясендә АгроНТРИ Бөтенроссия конкурсының финал этабында алтын медаль алды.

Уртанчы кызым 7 «В» сыйныфында бик яхшы укый. Ксюша да тырыша, мөмкинлекләре буенча интернат-мәктәптә укый. Кечесе әлегә «4» ле билгеләренә укый, ләкин ул да тартылыр дип уйлыйм. 

Дүртесе дә яхшы йөзә, Диләрә белән Мәрьям күп еллар Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә укыдылар. Мәрьям биергә ярата.
Әмма иң мөһиме — балалар дус, игътибарлы һәм игелекле булып үсә. Олы балалар инде үзләренең киләчәк тормыш планнарын уйлаганнар. Аларның үз максатлары бар: өстәмә рәвештә онлайн-мәктәпләрдә шөгыльләнәләр.

Без балаларны игътибарларын үзләренә генә туплап калмыйча башкаларга да ярдәм итеп яшәргә өйрәтәбез. Уку белән генә чикләнмичә иҗтимагый тормышта да актив булуларын телибез.
Ике өлкән бала мәчеттә уку курсын узды инде һәм хәзер миңа эшчәнлегемдә ярдәм итәләр. Моннан тыш, без ирем белән Лаешта ел ярым элек ачылган «Кеше приюты» волонтерлары. Каникулларда минем кызлар да булыша — мохтаҗларга бергәләп ризык ташыйбыз. 

Безнең гаиләдә тагын бер үзенчәлек бар — безнең балалар кичләрен урамга йөрмиләр. Көндез каядыр барып, дус кызлары белән аралаша алалар, ә кичләрен өйдә, туганнары арасында үткәрәләр. Кайбер әти-әниләр миңа кайвакыт болай ярамый дип әйтәләр. Әмма безнең гаиләдә шундый кагыйдә. Без кичләрен бөтен гаиләбез белән скейтпаркка бара алабыз, кайчак велосипедта йөрергә яки башка берәр җиргә чыгабыз. Мин балаларыма өйдә кызык булсын, кичләрен каядыр барырга теләмәсеннәр өчен тырышам. Һәм моны әлегә, аллага шөкер, мин булдыра алам. Без телефоннарда мөмкин кадәр азрак утырырга тырышабыз. Ә күбрәк вакыт бергә булып, ниндидер эшләр эшләү, бергә ял итү безгә бик күңелле.


Балалар белән бергә күп вакыт үткәргәндә, аларны яхшырак аңлый башлыйсың. Минем балаларым яшүсмерләр булуга карамастан, алар миңа барысын да сөйлиләр — аларның күңелләрендә нәрсәләр, мәктәптә ниләр бара, үзләренең балачак кичерешләре белән уртаклашалар. Беләләр, ни генә булмасын, без һәрвакыт янәшә, һәрвакыт бергә. Бу бәйләнешне сакларга кирәк. Минем өчен бу бик мөһим. Мин, мәсәлән, әти-әнием белән уртаклаша алмадым. Ул вакытта, 90 нчы елларда, безнең әти-әниләрнең вакытлары юк иде, алар күп эшләделәр. Ә безнең балалар белән күбрәк вакыт үткәрер мөмкинлек бар.

Минем максат — аларны илһамландыру, аларда ышаныч уяту. Балалар ярдәм сизәләр һәм алга баралар. Чөнки Гаилә — мәхәббәт, ярдәм һәм аңлау чыганагы. Бу һәркем үзе була ала торган урын, аны монда һәрвакыт кабул итәләр һәм аны нинди булса, шулай яраталар. Һәм минем бурыч — гаиләмне шундый итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар — ул Ходай бүләге