Яңа елга әзерләнәбез: креветкалы салат
Елның иң әкияти бәйрәменә бер ай гына калды. Бүләкләр турында гына түгел, бәйрәм өстәле турында да уйларга вакыт.

Авторның фотосы
Алдан меню төзеп, акчаны да, вакытны да, нервларны да саклыйбыз. Нинди тәмле ризыклар әзерләргә соң? Бу хакта без үзебезнең даими рубрикада сөйләячәкбез. Бәлки, сез нәрсәнедер ошатып, якыннарыгызны шатландырырга теләрсез.
Креветкалы тәмле салат әзерлик. Салат арзанлылардан түгел, әмма мөмкинлегегез булса, һичшиксез, эшләп карагыз.
Мин руккола белән салатларның әзер катнашмасын сатып алдым. Бу салатның файдалы нигезе. Тәлинкәгә яфракларны тездем. Черри помидорын яртылаш кисеп, яфраклар өстенә таратып куйдым. Өлгергән авокадоны чистартып, зур-зур кисәкләргә турадым.
Чистартылган креветкаларны зәйтүн мае белән сарымсак катнашмасында кәстрүлдә каплап утта бераз тоттым. Әзер диңгез продуктларын өске катлам итеп таратып салдым.Салатны бераз тозладым, бальзам соусы сиптем һәм зәйтүн мае салдым. Өстенә кунжут сибәргә була. Ләззәтләнәбез!

Ә десертка сыр тәлинкәсен бизәү вариантын тәкъдим итәм.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев