Лаеш районы балалар бакчаларында «Кайгыртучан әни» конкурслары уза
Өске кием модельләрен яктылыкны кайтара торган материаллар белән бизәү буенча «Кайгыртучан әни» конкурсы юлларда балаларның иминлеген пропагандалауга багышланган.

Без «Кайгыртучан әни» конкурсының Кече Елга балалар бакчасында узуын хәбәр иткән идек инде. Бу чара Усадның «Акыллы балалар» балалар бакчасында да кызыклы узды.

Анда кече, урта һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Кайгыртучан әниләр, тәүлекнең караңгы вакытында балаларының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, үз куллары белән яктылыкны кире кайтара торган элементлар ясадылар һәм өске киемнәрен бизәделәр.

Жюри бәяләү нәтиҗәләре буенча конкурсның алдагы этабына дәгъва кылучыларны сайладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев