Лаешта «Россия фәненең киләчәге» үсә
Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясенең өченче сыйныф укучысы «Россия фәненең киләчәге» тикшеренү һәм проект эшчәнлегендәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

2024 елның 10-12 декабрендә Мәскәүдә «Космос» кунакханәсе конгресс-үзәгендә «Фәнгә беренче адымнар» XXXIV Бөтенроссия балалар конференциясенең туры узды. Конкурсны «Россия яшьләренең фәнни, иҗади һәм инновацион эшчәнлеген үстерүнең милли системасы „Интеграция“ иҗтимагый оешмасы оештыра.
Конкурс 10 секция буенча үткәрелде. Анда бөтен илдән 320 укучы катнашты. 1 нче гимназиянең 3 „А“ сыйныф укучысы Екатерина Кузнецова үзенең фәнни җитәкчесе Елена Маслова белән сайлап алу этабын үтте һәм „Минем шәҗәрәм. Кузнецовлар гаиләсенең Лаеш шәһәре янгын сүндерү сагы булдыруда тарихы“.» проект-тикшеренү эшен яклау өчен тәкъдим итте. Алар «Мирас һәм заманча сәнгать, шәҗәрә» 5 нче секциясендә чыгыш ясадылар.
Проектны жюри каршында яклау нәтиҗәләре буенча Екатерина беренче дәрәҗә дипломга ия булды. Укучы «Россия фәненең киләчәге» тикшеренү һәм проект эшчәнлегендәге уңышлары өчен" медале белән бүләкләнде. Ә Елена Васильевна Бөтенроссия педагогика форумында — җитәкчеләр өчен фәнни-методик семинарда катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев