РФ Дәүләт Думасы депутаты Лаеш районының күп балалы гаиләләренә бүләкләр әзерләде
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Татарстанның күп балалы гаиләләре өчен хәйрия акциясе үткәрә.

Илья Светославович Яңа ел акциясен инде дүртенче тапкыр оештыра. Якындагы берничә көн эчендә биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр яңа ел өстәленә җыелмалар салынган 20 килограммлы тартма алачак. Мондый гаиләләр Лаеш районында да бар. Ә 2021 елда ул үзе Лаештагы Гариповлар гаиләсенә бүләкләр тапшырган.
Илья Вольфсон мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 241 гаилә яши, аларда барлыгы 1369 бала тәрбияләнә. Алар өчен хәйриячеләр биш тоннага якын продукт әзерләгәннәр. Адресатлар буенча тарату инде башланды.
Беренчеләрдән булып Яңа елга бүләкләрне Казандагы Щелковлар гаиләсе алды. Әниләре Ольга сигез бала үстергән. Шунысы куанычлы, Гаилә елы шундый матур акция белән тәмамлана. Ә күп балалы гаиләләргә ярдәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Илья Вольфсон фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев