1 апрельгә багышланган күңелле чара Атабай авыл мәдәният йортында үтте.
Бу хакта Атабай мәдәният йорты режиссеры Әлфия Якупова сөйләде.
Яшь кунаклар зур кызыксыну белән төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, алар һәркемгә күтәренке кәеф һәм ихлас көлү бүләк итте.
Бәйрәм балалар өчен үзара аралашу, фантазияләрен күрсәтү һәм апрельнең беренче көнен күңелле үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Нет комментариев