Каникулларда балалар туризм нигезләре белән танышалар
Нармонка мәктәбенең «Солнышко» мәктәп яны лагеренда туризм көне узды.

Балалар туризм нигезләре белән таныштылар һәм викториналарда ярыштылар. Алар ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр эзләгәннәр, турист рюкзагын җыйганнар, беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр һ. б.

Балалар өчен «Сазлык аша» , «Рюкзакны стоянка урынына илтеп җиткер» дигән урамда ярышлар оештырылды. Алар футбол эстафетасында да ярыштылар. Балалар «Мин — турист» темасына рәсемнәр ясадылар һәм әлеге тематика буенча мультфильмнар карадылар.

Фото: Нармонка мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев