Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ял

Куян шәһәрдә

Бүген иртән иртүк сәгать алтылар тирәсендә Сәйдәшев урамындагы 5 нче йорт ишегалдында көтелмәгән спортчы — яшь куян пәйда булды.

Фото авторы — Денис Фролов.
Күрәсең, ул бераз йөгереп алырга уйлаган. Кешеләрдән дә, машиналардан да курыкмый — ул бу аның саф һавадагы шәхси спорт залы булуына ышана иде бугай.
Кешеләр елмаеп аның йөгерешләрен күзәттеләр, ә Денис Фролов бу кызык марафонны телефонга төшерде.

«Куянның көнгә үз планнары бар бугай. Әгәр дә ул иртәне шундый күтәренке күңел белән башласа, бәлки, безгә аннан үрнәк алып, иртәрәк торырга кирәктер?» — дип шаярта халык. 
Ишегалдында урманнан килгән куянны күргәч,гаҗәпләнер идем мин, уйланыр идем мин, нәрсә аны монда китерде икән!Күтәренке күңелме әллә башка нәрсәме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куян шәһәрдә