Лаеш районында Каравон бәйрәме турында сөйләүне дәвам итәбез
Көн дәвамында Никольскийда төрле мәйданчыкларда концерт, уен һәм театральләштерелгән программалар уза.

Каравон кунакларын җәлеп иткән нокталарының берсе — иконалар ясау буенча мастер-класслар һәм кыңгырау чыңы мәктәбе. Алар изге Николай Чудотворец чиркәве янында уза. Биредә үк Татарстанның борынгы гыйбадәтханәләрен торгызуга юнәлдерелгән «Куда ведут ручьи» проектының күргәзмәсе уза. Аннан республикабызның архитектура мирасы турында белеп була.

«Оста һөнәрчеләр шәһәре» күптән инде рус фольклоры фестиваленең визит карточкаларының берсенә әверелде. Халык-сәнгать һөнәрләре, тукучылык, чүлмәкчелек, агачка уеп ясау, күн эше осталары белән тагын кайда танышырга мөмкин соң? «Тимерче алачыгында» металдан коелган әйберләр ясау һәм җитештерү буенча мастер-класслар эшли.

«Городок старинных русских аттракционов «Закрутиха» мәйданчыгында халык уеннары атмосферасына чумарга мөмкин. Якында гына борынгы рус уены — кила үткәрелә. Белмәгәннәр өчен кила — ул көч көрәшләре элементлары белән команда уены. Уенның максаты — тупны уен кыры сызыкларының берсе артында урнашкан һәм дошман ягы тарафыннан саклана торган дошманның зачет зонасына кертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев