Лаеш районында «Карбыз кичәсе» үткәрделәр
Татар Янтыгы авылы мәдәният йортында гадәти булмаган бәйрәм оештырылды.
Мәдәният йорты мөдире Рушания Кашапова сөйләгәнчә, бер чарада берьюлы ике бәйрәм берләштерелгән. Беренчесе — 2025 елның 3 августында, якшәмбе көнне билгеләп үтелгән карбыз көне. Ә тагын балалар кичәләрне бик ярата, ә җәй көне бик эссе һәм эчәсе килә. Карбыз сусауны яхшы баса.
Авыл халкы карбыз ашады, төрле күңелле уеннар уйнады һәм биеде. Анда заманча җырлар һәм карбыз турындагы җырлар да бар иде. Һәркем «Карбыз кичәсе» ннән күңелле һәм бәхетле китте. Мондый кичә барлык балаларга һәм өлкәннәргә ошады.
Фотоны Рушания Кашапова бирде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев