Г. Р. Державин исемендәге Сокуры күппрофильле лицееның «Алдынгылар хәрәкәте» кураторы Людмила Шерстнева гипс фигуралар ясау буенча мастер-класс оештырды.
Шунысы куанычлы: мондый чаралар укучыларны гына түгел, аларның ата-аналарын да җыйды. Ни дисәң дә, иҗат буыннарны берләштерә. Фигуралар ясау һәм аннары аларны буяу буенча башкарылган тырыш хезмәт сабырлык, игътибар туплауны һәм, әлбәттә, фантазия очышын таләп итә. Катнашучылар, залны көлке һәм иҗат дәрте белән тутырып, зур канәгатьләнү белән фигуралар ясадылар һәм аларны бизәделәр.
Фото: Лаеш районы «Алдынгылар хәрәкәте»
Нет комментариев