Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ял

Лаешка туристлык сәфәре хәйрия фонды ярдәме белән мөмкин булды

«Альпари» хәйрия фонды карамагындагы балаларның гаиләләре танышу сәфәре белән Лаеш районында булдылар.

Сәфәргә мөмкинлекләре чикләнгән балалар чыкты. Лаеш ягының Г.Р. Державин исемендәге музее директоры Фәридә Мортазина һәм экскурсовод Фирая Шамил кызы ярдәмендә безнең балалар алдында тарих җанланды, ә экскурсия озакка истә калды. Шулай ук яшь экскурсантлар Лаеш районының «Рассвет» ат клубында булдылар. Атлар белән аралашу балалар өчен үзенчәлекле, шатлыклы тәҗрибәгә әверелде.

Сәяхәттән алган тәэсирләре турында катнашучыларның берсенең: «Лаешка шундый кызыклы экскурсия өчен рәхмәт! Без музейда, „Семрук“ та, „Кама диңгезе“ пляжында, икмәк заводында һәм „Рассвет“ ат фермасында булдык. Ярты көн эчендә шулкадәр күп кызыклы нәрсәләр күрдек, тәэсирләр озакка җитәрлек! Җылы компания, сәяхәт һәм кайнар чәй бу көнне чын-чынлап күңелле итте» .

Бу көн балалар өчен төбәкнең мәдәни һәм табигый байлыкларына кагылу, яңаны белү һәм яхшы компаниядә вакыт үткәрү мөмкинлеге булды. Мондый сәфәрләр балаларга дөньяны ачарга ярдәм итә, тирә-юньдәге матурлыкны күрергә һәм якында ярдәм тоярга өйрәтә.

Фото: «Альпари» хәйрия фонды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешка туристлык сәфәре хәйрия фонды ярдәме белән мөмкин булды