Пәрәү мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әйдәгез, бергәләп бәйрәм итик!» дигән күңел ачу-уен программасы оештырды.
Бәйрәм августның җылы кичендә мәдәният йорты бинасы алдындагы мәйданда башланды. Программа бик бай һәм күптөрле иде. Оештыручылар, бу кичне балалар өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә кызыклы ясап, буыннарны берләштерергә тырыштылар. Балалар өчен хәрәкәтле уеннар һәм күңелле стартлар оештырылды. Аларда өлкәннәр дә катнаша алды, чөнки бөтен гаилә белән бергә уйнау һәрвакыт күңеллерәк һәм кызыклырак.
Ә кояш баегач, дәрте ташып торган дискотека башланды. Авыл халкы, матур көйләр астында аяклары талганчы биеде, түгәрәккә басып әйләнәләр ясады һәм дуслары белән очрашуга чын күңелдән куанды.
Пәрәү авылы халкы өчен бу гүзәл кич менә шундый искиткеч узды.
Фото: Пәрәү мәдәният йорты
Нет комментариев