Аграрийлар авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашалар
Сентябрьдә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Беренче тапкыр Лаеш районы авыл хуҗалыгы эшчәннәре үткән шимбәдә үз товарларын сатуга куйдылар Ярминкәгә сатып алучылар күп җыелды. Казанлылар бәрәңге, кәбестә, йомырка, ипи, балык һәм Лаеш авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре продуктларын теләп сатып алдылар.
Безгә Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр итүләренчә, Лаеш шәһәрендә ярминкә Өлкәннәр ункөнлегендә үтәчәк. Аның төгәл датасы әлегә билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев