Авыл көче – кадрларда
Лаеш районы авыл хуҗалыгы юнәлешендә бөтен Россия форумын кабул итте. Орел авыл җирлегендә урнашкан "Звездный" укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә узган Бөтенроссия "Кайтам" форумы Россиянең 35 төбәгеннән 150 студентны җыйды. Тагын 600 катнашучы онлайн аша элемтәгә керде.
Форум "Кайтам: дипломнан алып хезмәт хакына кадәр"темасына түгәрәк өстәл белән ачылды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, ТР яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университеты ректоры Айрат Вәлиев катнашты. Онлайн аша узган фикер алышуда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл җирлеге территорияләрен үстерү департаменты директоры Ксения Шевелкина кушылды.
-Безнең проектның максаты: Татарстан яшьләре үз төбәкләреннән читкә китеп, югары белем алулары турында дипломга ия булгач үзләре ягында сайлаган һөнәрләре буенча уңышка ирешә алачакларына ышанасы алсын, - диде Татарстан яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов. - Безнең бурыч – яшьләр өчен мондый мөмкинлекне алар катнашлыгы белән тудыру. Мондый чара безнең республикада беренче тапкыр уздырыла. Анда катнашучылар дүрт көн дәвамында тематик "авыллар" да яшәделәр һәм программаны үзләштерделәр. Бу көннәрдә студентлар Татарстан агропромышленность комплексында катнашучылар тәкъдим иткән актуаль мәсьәләләрне хәл иттеләр.
-Авыл хуҗалыгы юнәлешдә укучы студентларның башкалар белән аралашу, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшьләр белән тәҗрибә уртаклашу,стажировка һәм практика узу, эшкә урнашу турында фикер алышу мөмкинлеге бар, - дип ассызыклап үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова.
Форумны оештыручылар сөйләвенчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләячәк яшь белгечләрне берләштерүче мондый зур мәйдан илдә күп түгел. Форумда катнашырга теләүчеләр Россия буенча 340 ка җитте, шулар арасыннан иң лаеклылар сайлап алынды.
-Без Татарстанга авыл хуҗалыгындагы мөмкинлекләрне белер, хезмәттәшләребезнең эшчәнлеге белән танышу, илебез төбәкләренә нинди һөнәр ияләре кирәклеген ачыклар өчен килдек, - ди К.А.Тимирязов исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе вәкиле Анастасия Маслова.
-Бу чарада безнең команда күп кенә төбәкләрдән килгән яшьләр белән аралышты һәм тәҗрибә алды.
Студентлар форумның соңгы көнендә һөнәри яктан үсешләре турында шәхси фикерләрне булдыра алды, шулай итеп, туплаган белемнәре запасы артты.
Киләчәктә яшь белгечләрнең авыл җирлегендә яшәргә яраклашуы буенча методик җыентык чыгарылачак. Предприятиеләр, бизнес-оешмалар һәм АХК на кагылышлы уку йортлары эшчәнлекләрен якшырту өчен аннан файдалана алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев