Авыл малае СССРның иң яхшы кукуруз үстерүчесе була
Корнеев Борис Николаевич – кызык язмышлы, күп нәрсәләр кичергән һәм тормышта уңышларга ирешкән кеше.
Фото Борис Корнеев архивыннан
Хезмәтчән кеше, тыйнак, ярдәмчел, ул район һәм республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән .
Борис Корнеев 1936 елның 22 ноябрендә Лаеш районының Рус Сараланы авылында туган. Гомер буе монда яши. Кырыс 1942 елда ул мәктәпкә бара. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы кыенлыкларны кичерә. Мәктәп тәмамлагач “Комсомол” совхозында тракторчы булып эшли, аннан кукуруз игүчеләр звеносы башлыгы була. Авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач бүлекчә агрономы итеп билгелиләр, соңыннан баш агроном була.
Рождествено авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Валентина Хазова Борис Корнеев биографиясеннән кызыклы фактлар китерә:
-Аның җитәкчелегендә бөртеклеләрнең уңышы (уҗым бодае) гектардан 4,5 ц дан 35 центнерга җитте. Сугарыла торган басулардан ике тапкыр чабылган печән гектардан 40 тоннага җитте. Терлекләрне тулысынча үз азыгыбыз белән тәэмин иттек, дәүләткә ашлык тапшыру планын арттырып үтәдек. 1959 елда, бар илебездәге кебек, “Комсомол” совхозында яңа культура - кукуруз үстерүне өйрәнә башлыйлар. Борис Николаевичка аны квадратлы-оялы алым белән игүне ышанып тапшыралар. Ул вакытта Борис Николаевич тракторчы һәм кукуруз игүчеләр звеносы җитәкчесе була.Чүп үләннәргә каршы уңышлы көрәш алып бару өчен чәчү вакытында төгәл квадратлар булу зарур. Бу шартны ул камил үти. Чәчүлекләр кул хезмәте кулланылмый да бик чиста була. Кукурузның яшел массасыннан мул уңыш алу аны силоска салу мөмкинлеге бирә, ә бу терлекләрнең продуктлылыгын күтәрә, савым арта. Кукурузны җыеп бетергәч, уңышның рекордлы булуы ачыклана. Аның биеклеге 4 метрдан арта. Үсемлек түгел, ә кукуруз агачы! Борис Николаевичны басулар патшабикәсе үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Мәскәүгә ВЛКСМ Үзәк Комитетына чакыралар һәм “СССРның иң яхшы кукуруз игүчесе” билгесе тапшыралар. Ул берничә тапкыр радиода һәм телевидениедә чыгыш ясый, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. 1982 елда СССР профсоюзларының 17 съезды делегаты була. Борис Николаевич Хезмәт Кызыл Байрак ордены, “ТАССРның атказанган кукуруз игүчесе” Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, “Татарстан АССРның атказанган агрономы” исеме бар. Г.Р. Державин исемендәге район музеенда аның портреты “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы академиясенең мактаулы чыгарылыш вәкилләре” стендын бизи.
Борис Корнеев ун елдан артык Рождествено авыл җирлеге ветераннар советына җитәкчелек итте. Ул абруйлы, авылда хөрмәт яулаган , ярдәмчел һәм хезмәт сөючән кеше. Аны күп тапкырлар Рождествено урта мәктәбенә сугыш чоры баласы, авыл хуҗалыгы хезмәткәре буларак укучылар белән очрашуга чакырдылар.
Борис Николаевичны юбилее белән котлап авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу аңа ТР Премьер министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Рәхмәтен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев