Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Елена Нигъмәтҗанова яхшы фермерлар арасында

​​​​​​​Лаеш районыннан “Фермерлар мәктәбе” проектын тәмамлаган Елена Нигъмәтҗанова “Татарстан Республикасында иң яхшы крестьян (фермер ) хуҗалыгы башлыгы” бәйгесендә җиңүчеләр арасына керде.

Бүләкләү тантанасы Кукмарада авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча үткән зона семинар-киңәшмәсе кысаларында булды.

-Шундый югары дәрәҗәдә минем фермерлык хезмәтемне бәяләүләре көтелмәгән, әмма шатлыклы вакыйга булды, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты җиңүче. Ул Россельхозбанкның “Школа фермера” проектында катнашу үз эшемне үстерүгә этәргеч бирде диде. Өйрәнү нәтиҗәсендә кошчылык нигезләрен, бизнес алып баруның иң яхшы практикаларын үзләштерә алган, ә инде алынган тәҗрибәне үз хуҗалыгында уңышлы кулланган.

Елена Нигъмәтҗанова 2021 елның маенда фермерлык эшен үстерүгә грант, ә сентябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан грант алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Елена Нигъмәтҗанова яхшы фермерлар арасында