Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Фәрит Хәйретдинов: Мин Президентны дикъкать белән тыңладым гына

​​​​​​​Безнең гади булмаган вакытта, Татарстанның күп компанияләре ябылмады, ә киресенчә җитештерү күләмен арттырды гына.

Күптән түгел миңа журналистлар делегациясе белән Лаеш районының Никольский авылындагы ит эшкәртү комбинатында булырга туры килде..

Бу үрдәк империясе башында “Кәүсәр” кооперативы рәисе Фәрит Хәйретдинов тора. Без аннан шундый җитештерү куәтенә ничек ирешүләре, фермер буларак аңа дәүләт ярдәме булу-булмавы турында сорадык.”Хөкүмәт ярдәменнән башка бернинди эш тә барып чыкмый, - дип ачыклык кертте Фәрит Нәфигулла улы. – Миннән еш кына, уңышка ничек ирештең, дип сорыйлар. Болай дип җавап бирәм: мин үз Президентыбызны дикъкать белән тыңладым гына, башка бернинди серем юк. Президент барлык мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора һәм ул бу мәгълүматны безгә – үзе белән эшләүчеләргә җиткерә. Әлбәттә, субсидияләр, дотацияләр алдым. Татарстан Республикасының барлык министрлыклары белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Безне барысы ярата, барысы безгә ярдәм итә. Бу балалар белән эшләгән кебек: балалар әтиләрен тыңларга тиешләр һәм башка берни кирәкми. Барысы тәртиптә булыр”.

Белешмә өчен: 2018 елда предприятие ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кош ите эшкәртү буенча җиһазлар сатып алуга 30 миллион сум күләменлә грантын ала.

 

Комбинатта заманча җиһазлар күп, бар процесс автоматлаштырылган. Итне эшкәртүдән алып әзер продукцияне төргәнче. “Без ниндидер яңалыклары булган, үзебездә кулланырлык үзгәрешләре булган мәскәүлеләр, россия һәм чит ил оешмалары белән актив хезмәттәшлек итәбез, - дип уңыш серләре белән уртаклаша Фәрит Нәфигулла улы. – Шул ук немец белгечләре безнең еш килә торган кунакларыбыз. Белгән бар нәрсәләрне үзебезнең хәләл шартларга җайлаштырабыз. Хәләл – ул безнең тормыш кына түгел, ә тулы бер фәлсәфә. Бу шул исәптән хайваннарга мөнәсәбәт тә, җитештерүдәге чисталык та, алдау булмау да – әгәр без монда шулкадәр ит булырга тиеш дибез икән, ул шулкадәр була да.

“Кәүсәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында елга 2500 тонна үрдәк ите эшкәртәләр, монда 50 төрдә продукция җитештерәләр. Ассортимент бай – күп төрдә колбасалар һәм сосискилар, паштетлар, ысланган һәм кипкән тәм-томнар, үрдәк ите белән пешерелгән камыр ризыклары. Сүз уңаеннан, тәмен татып карадык – бик тәмлеләр.

 Киләчәккә планнар турындагы сорауга Фәрит Хәйретдинов кулын гына селтәде – алар бик күп. Әмма иң зур хыялы хакында әйтми кала алмады. “Без үзебезнең эшчеләр өчен йортлар төзергә телибез. Аларның көнкүрешен көйләргә телибез – бар инфраструктура, тулы бер шәһәрчек. Урын бар, моннан ерак түгел. Барысы якын булсын. Күбрәк аралашырбыз, дуслашырбыз, балаларның үсүләрен күрербез, кемнең нинди уңышлары бар, кемгә ярдәм кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, тату гаилә булып яшәү”.

“Кәүсәр” фермер хуҗалыгы эмблемасында үрдәк ясалган. Бу табигать кошы артка атламый, бары алга бара. Тотрыклылык һәм муллык билгесе  дә әле. Ә өйгә кергән әкәм-төкәм аңа байлык һәм үсеш китерә. “Кәүсәр” җитештерү фирмасы биләмәләрендә әкәм-төкәм озакка калганга ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Фәрит Хәйретдинов: Мин Президентны дикъкать белән тыңладым гына