Ярминкәдән берәү дә буш китмәде
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында безнең шәһәребездә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды.
Автор фотосы
Кышка әзерләнү өчен иң җаваплы чор җитте. Үстерелгән уңышны саклауга салабыз, яшелчәләр, җиләк-җимеш сатып алабыз, кәбестә тозлыйбыз – салкыннарны каршы алуга ныклап әзерләнәбез. Үткән чәршәмбедә Лаеш шәһәре сәүдә мәйданчыгында, Кама кафесы каршында, район авыл товар җитештерүчеләренең яшелчәләр, кошчылык фабрикасы продуктлары, арзан бәядән пешерелгән әйберләр төялгән машиналар тезелгән иде. Бәрәңгегә сорау зур булды. Хәерби авылыннан килгән яхшы, сайланган, эре икенче икмәкне һәрчак иртәдән алып бетерәләр. Кешеләр аны берничә сетка алалар, машиналарына салып алып китәләр.
Нармонкадан килгән ак, тыгыз кәбестәләрне кышка саклау, тозлау, кабымлыклар, борщ ясау өчен алдылар. “Яратель” фабрикасы диетик йомыркалар һәм көнбагыш мае тәкъдим итте. Ярминкәгә килүчеләрне Лаеш азык комбинаты да сөендерде. Алар яңа пешкән ипи, тәмле пироглар алып килгәннәр. Ә сатып алучыларга пирожок белән кайнар чәй эчеп җылынырга тәкъдим иттеләр. Явым-төшемле көндә бу бик тә яхшы булды.
Чәршәмбе көннәрдә була торган ярминкә мәйданында да кеше күп иде. Анда күңелеңә ошаган әйберләрне сатып алырга була иде: ит, балык, колбасалар, сырлар, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш, кондитер әйберләр, бал, җимешләр, эремчек һәм авыл сөте. Сатып алучы Василий Конев ярминкәдән тулы сумкалар белән кайтып китте. Мин аннан сәүдә турында сорадым. “Менә әниемә дуңгыз ите һәм койкага сөякләр алдым, ял көнендә койка ясарбыз, күптән ашаган юк инде. Монда ит яхшы, яңа суйган. Җәй көне шашлыкка да алабыз. Кыяр алдым,үзебезнекеләр бетте бит инде”, - диде Василий Иванович.
Ә сатып алучы Антонина Иванова яшелчәләр, җиләк-җимешнең күп булуына куанган. Ул лимон, хуш исле грушалар һәм татлы виноград алган. Ул үзе алган әйберләргә “витаминнар запасы ясыйбыз”, дип аңлатма бирде.
Бер генә кеше дә буш кул белән китмәде, һәр кеше күңеленә ошаган товар бар иде. Бу туклану продуктлары гына да түгел. Һәр вакыттагыча иң кирәкле товарлар, өс һәм аяк киемнәре ассортименты бик бай булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев