Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Кече бизнес санын алачаклар

2021 елның гыйнварыннан Росстат Россиядә кече бизнесны икътисади исәпкә алуны үткәрә башлаячак.

Әлеге исәпкә алуның максаты нинди, ул ничек узачак, - без болар турында Казан шәһәрендә (Лаеш шәһәрендә) дәүләт статистикасы бүлегенең белгеч-эксперты Гөлшат Карсалова белән сөйләшәбез.

Гөлшат Тәлгатовна, кече бизнесны икътисади исәпкә алу ни өчен кирәк?

- Бүгенге көндә безнең илдә предприятиеләрнең 75%ы һәм 15 миллионнан артык кеше - бу кече бизнес. Ул илнең икътисади уңышлылыгын һәм гражданнарның муллыгын билгели. Шуңа күрә дәүләткә кече һәм микропредприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең ничек яшәвен, аларның нинди проблемалар белән очрашуын белү мөһим. Икътисади исәпкә алу барышында алынган мәгълүмат нигезендә дәүләт карарлары һәм ярдәм программалары кабул ителәчәк.

- Ул ничек узачак? Эшмәкәрләргә исәпкә алучылар киләчәкме?

-Юк. Исәпкә алу нәтиҗәләре эшмәкәрләрнең активлыгына бәйле булачак. Аларга 2021 елның 1 апреленә кадәр түбәндәгеләр ярдәмендә электрон рәвештә анкета тутырырга кирәк:

• дәүләт хезмәтләре порталы (расланган хисап язмасы булганда);

* Росстат интернет-сайты (электрон санлы имза булганда);

* электрон документ әйләнеше операторлары.

Ягъни, бөтен исәпкә алу "читтән торып" узачак.

- Алай ук түгел. Анкетаны кәгазьдә статистика органына үз районына шәхсән бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин.

Анкета зурмы, аны тутыру өчен күпме вакыт кирәк булачак?

- Анкеталар кече предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен аерым эшләнгән. Аларны тутыру да күп вакыт алмаячак.

Кече бизнес вәкилләрен борчыган тагын бер мәсьәлә - конфиденциальлек.

-Росстат бирелгән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.

Эшмәкәрләр исәпкә алудан баш тарта аламы?

-Кече бизнесны икътисади исәпкә алу «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 5 елга бер тапкыр үткәрелә һәм анда катнашу мәҗбүри.

Сораулар булса, эшмәкәрләргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

- Сораулар туса яки белгеч ярдәме кирәк булса, дәүләт статистикасының Лаеш территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев