Куюки авыл җирлегендә сөт җитештерү үсеш ала
Район җитәкчеләре һәм авыл җирлеге халкы авыл мәдәният йортына киләсе елга планнар һәм бурычлар турында фикер алышу өчен җыелдылар.
Кунакларны мәдәният йортының уңайлы фойесында ипи-тоз белән каршы алдылар. Стеналар янында авыл халкының казанышлары күргәзмәсе урнашкан иде. Ярдәмче хуҗалыклар продукциясе тәкъдим ителгән: йорт куяннарының өч токымы, бал һәм хуш исле чәчәк бәйләмнәре, яңа һәм консервланган яшелчәләр. Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов җирлеккә ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белән бергә килде.
Авыл халкын һәм кунакларны мини-концерт сөендерде, анда җирле халык үзенең вокаль, хореографик һәм сәнгатьле сөйләм осталыкларын күрсәтте. Тамашачылар үзешчән артистларны көчле алкышлар белән сәламләделәр.
2019 елда башкарылган эшләр турында Куюки авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәгать Аглюков сөйләде.
Җирлек составына ике авыл – Яушыйк һәм Куюки, ике поселок – Мысы һәм Алексеевский керә, алар җирлекнең 4222 гектар булган гомуми мәйданының 290 гектарын билиләр. Җирлектә 135 йорт хуҗалыгы бар (51е - җирле халык, 84е – дачада яшәүчеләр), аларда 136 кеше яши. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дүрт сыер, Ләйсән Латыйпованың сөт җитештерүче фермер хуҗалыгында 46 баш мөгезле эре терлек асрала. Кибет һәм авыл клубы эшли.
Алдагы елда Яушыйк авылында яңа су скважинасы бораулау, Мысыда су башнясын алыштыру, Куюки зиратында койма тоту планлаштырыла.
Доклад белән шулай ук КФХ, фельдшер-акушерлык пункты, авыл мәдәният йорты, Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге, ”Инженерлык технологияләре” РСК” ЧҖҖ, газ-эксплуатацияләү хезмәте, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Лаеш урманчылыгы вәкилләре чыгыш ясады.
Авыл җирлеге гражданнары биргән сораулардан күренгәнчә, кешеләрне күбесенчә кар чистарту вакытын күчерү, җирлеккә кадәр грунт юлны асфальтлау, дачада яшәүчеләрнең җәйге чорда каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен түләве һәм КФХга кадәр юл салу кебек сораулар борчыды.
Очрашу авыл җирлегендә яшәүче актив кешеләрне бүләкләү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев