Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
икътисад һәм җитештерү

Кытай бизнесменнары Лаеш районы предприятиеләре белән танышты

Кытай Халык Республикасы делегациясе эш визиты белән Татарстан Республикасында булды.

Делегацияне «Cus Group " тышкы сәүдә Платформасы идарәсе рәисе Цуэй Чжаохуа җитәкләде. Составына КХР агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре керде.

Кунаклар шул исәптән Лаеш районында да булдылар. Алар «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы эшкәртү кооперативында һәм «Лаеш азык-төлек комбинатында»булдылар. 

Кытай вәкилләре белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын экспортлау һәм импортлау, КХРдан җиһазлар китерү, агропредприятиеләр арасында кооперацияне үстерү, логистика һәм халыкара складлар. Делегатлар шулай ук «Агроволга — 2025» күргәзмәсе эше белән таныштылар, анда Кытайдан 12 компания тәкъдим ителгән иде.

Уртак проектлар эшлекле элемтәләрне ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт»илкүләм проектының максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Фото: ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кытай бизнесменнары Лаеш районы предприятиеләре белән танышты