Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш районы предприятиеләрендә ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре булды

Танышу визиты белән безнең районга ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин һәм министрлыкның башка хезмәткәрләре килде.

Сәфәрдә хөрмәтле кунакларны Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Җамалиев озатып йөрде.

Предприятиеләр белән танышу Комлы Ковал авылындагы полимерпласт мәйданчыгында булудан башлана. Аннары җитәкчеләр Столбищедагы «Таткабель» предприятиесендә, «Ферекс» светодиодлы яктырткычлар җитештерү заводында, шул ук Столбищедагы ICL ана платалары заводының яңа мәйданчыгында, Дорхан заводы мәйданчыгында, Никольский авылындагы «Каусар» эшкәртү сәнәгате предприятиесендә, Хәербидәге Казан медицина-инструменталь заводы сәнәгать паркында, «Биосфера — Фиш» балыкчылык комплексында һәм Пәрәү авылындагы глэмпингта булдылар.

Кунаклар предприятие җитәкчеләре белән җентекләп сөйләштеләр, барлык комплексларны һәм төзелеш мәйданчыкларын карадылар, эшчеләрнең проблемалары белән кызыксындылар. Аларның күбесе республика масштабында курирование өчен язуга алды. Мәсәлән, Ферекс заводы инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен җитештерүне киңәйтергә әзер булуын белдерде. Ә стерилизация өчен җиһазлар җитештерү программасын гамәлгә ашыручы КМИЗ предприятиесе грандиоз төзелеш алып бара һәм яңа куәтләрне оештыру өчен проектка инвестицияләр турында үзара файдалы хезмәттәшлекне карарга әзер.

Кыскасы, делегациянең барлык әгъзалары Лаеш районы предприятиеләренең зур казанышларын һәм үсеш перспективаларын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ТР Икътисад министрлыгы