Лаеш районында компьютерлар өчен запас частьләр ясыйлар
“Лаеш” индустриаль паркында ICL компаниясе ана платалар җитештерү өчен бина төзү төгәлләнеп килә.
Бу хакта аерым икътисади зона (ОЭЗ) “Иннополис” гендиректоры Ренат Хәлимов хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, үзебездә ана платалар җитештерү компьютер техникасы, ноутбуклар, сервер шкафлар өчен чит ил запас частьләрен тулысынча алыштырачак. 2022 елның сентябрендә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Лаеш” индустриаль паркын федераль реестрга кертте. Бу чыгымнарның бер өлешен кайтару мөмкинлеге бирә. Предприятиенең гомуми мәйданы 116 гектар тәшкил итә, төп бина 8 мең квадрат метрлы булачак. Предприятие 2023 елда эшли башларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев