Лаешка көн саен самолет алып кайтмыйлар
Шушы көннәрдә Лаешта әһәмиятле вакыйга булды – Лаеш техник икътисад техникумына “Як-42Д” самолеты китерделәр.
Денис Фролов фотосы
Бу бүләкне “Тулпар” ГК техникумга ЛТЭТ студентлары өчен өйрәнү лабораториясе сыйфатында ясады.
“Як-42Д” самолетын алып кайтуда техникум директоры Эльвир Якупов, укытучылар һәм студентлар катнашты.
-Минем оныгым дүртенче курста укый, алар бу самолетны аэропортта практика үткәндә бер ай сүттеләр. Анда яшәделәр дисәм дә арттыру булмас... Кичә төнге унбердә кайттылар, - дип сөйли укучыларыбызның берсе. - Булачак самолет механиклары өчен бу бик тә яхшы практика дип уйлыйм.
Биниһая зур техниканы “Казан” халыкара аэропортыннын тәүлеккә якын алып кайттылар:төн буе трассадан, аннан бушаттылар, урнаштырдылар...
Озынлыгы 40 метр һәм киңлеге 6,6 метр булган һава судносын ике трал һәм КамАЗ ярдәмендә алып кайттылар. ЮХИДИның өч экипажы һәм транспорт компаниясенең дүрт
машинасы иминлекне тәэмин иттеләр.
ЛТЭТка тагын бер самолет нигә кирәк булган, бу хакта техникум директоры Эльвир Якупов сөйли:
-Як-42Д теоретик белемнәрне практикада ныгыту өчен кирәк. Самолет эшләүче бортпроводниклар, очучы экипаж һәм Росавиациядә эшләүче барлык белгечләрнең квалификациясен күтәрү курслары үткәргәндә уку җиһазы буларак файдаланылачак. Ул авария-коткару эшләрен өйрәнгәндә, самолет бозланганда чаралар һәм башка программаларда файдаланылачак.
Самолетны “Казан” халыкара аэропортыннан Лаешка алып кайтканда нинди кыенлыклар булган, бу хакта безнең сайтның “Җәмгыять” рубрикасыннан карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев