Меретякка – асфальт юлдан
Лаеш районында Меретяк авылына юлны асфальтлау башланды. Монда яшәүче Роза Мышева сүзләре буенча, бу тарихи вакыйганы 30 елдан артык көткәннәр.
Меретяк авылы Казан-Оренбург юлыннан читтә урнашкан. Озак еллар районда бу каты түшәмәле юлдан мәхрүм булган авылларның берсе була. Бу торак пунктка бара торган 7800 метрлы юл балчыклы, яңгырдан соң аңа керү кыен була.
-2019 елда Лаеш районына Илдус Зарипов җитәкчелек итә башлагач безнең инициатив төркем аңа безнең проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, - дип сөйли Роза Васильевна. – Эшне кузгатып җибәрә алдык – беренче тапкыр 1989 елда без юл салуны үтенеп беренче хатны яздык.
2021 елда юл профилен тигезләүгә, юлны киңәйтүгә, күтәрүгә, проект билгеләренә җиткереп торбалар салуга бәйле җир эшләре тәмамланды. Быел дүрт километр озынлыгында ком һәм вак таш җәелде. Ә 2022 елның 12 сентябрендә, ниһаять, юлның беренче участогына асфальт җәя башладылар.
Алда эшләр күп әле, әмма авыл халкы төшенкелеккә бирелми – тиздән Меретяк калган дөнья белән заманча асфальт юл белән тоташачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев