Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Нармонка аграрийлары ике медаль алды

Мәскәүдә “Алтын көз-2022” агросәнәгать күргәзмәсендә Нармонка аграрийларына ике абруйлы медаль тапшырдылар.

Бу күргәзмә Россиядә иң эре күргәзмәләрнең берсе. Татарстан экспозициясе иң зурларның берсе булды. Бөтенроссия агрокүргәзмәсе кысаларында Россия авыл хуҗалыгының барлык департаментлары тармак бәйгеләре үткәрелде. Тормышка ашырылган проектлар, фәнни эшләмәләр һәм практик казанышлар югары бүләкләр алдылар. Сугаруны үстергән һәм сугару өлкәсендә эре инвестиция проектларын тормышка ашырып сугарылган җирләрдә әйберләр үстергән хуҗалыкларны да билгеләп үттеләр.

Татарстан экспозициясен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, РАН академиклары, төбәкләрнең авыл хуҗалыгы министрлары карады.

“Нармонка” агрофирмасы” ЧҖҖгә “Ачык җирдә яшелчә культуралары җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” алтын медаль тапшырдылар. Моннан тыш “Нармонка” агрофирмасының сугару системасын реконструкцияләү һәм төзү проекты” көмеш медальгә лаек булды.

Лаеш районының һәм өлешчә “Нармонка” АФның башкалар белән уртаклашырлык әйберләре бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы