Помидорларның яфраклары бөгәрләнә: сәбәпләре һәм проблеманы хәл итү
Редакциягә Комлы Ковали авылында яшәүче ханым шалтыратты. Ул үзенең проблемасы белән уртаклашты: бакчада үскән помидорның яфраклары бөгәрләнә башлаган. Укучы моның сәбәбе нәрсәдә икәнлеген, куркынычмы, юкмы һәм нәрсә эшләргә икәнлеген сорый.
Бервакыт минем дә шундый ук хәл булды. Мин таныш агрономнарга мөрәҗәгать иттем һәм алар эшнең нәрсәдә булганын аңлаттылар.
Башта моның әлеге сортның үзенчәлеге түгелме икәнлеге белән кызыксынырга кирәк. Үзегезнең сортлы помидор фоторәсемнәрен Интернетта карагыз һәм сезгә барысы да билгеле булачак.
Тик еш кына мондый хәлләр үсемлекләрне дөрес карамаудан килеп чыга.
- Җир корыды. Быелгы елда бу гаҗәп түгел. Помидорларның корыган яфраклары җепшек була, бөтереләләр. Үсемлекләрнең бу авыруын бетерүе монда җиңел. Тагын бер киңәш: күп итеп су сибегез, бер үсемлеккә бер чиләккә кадәр. Еш һәм аз итеп түгел, күп итеп һәм сирәгрәк сипсәгез яхшырак.
- Әгәр эссе быелгы кебек озакка сузылса, яфраклар да бөгәрләнә башлый. Аларга ярдәм итегез: көндез турыдан-туры кояш нурларыннан каплагыз, ә кичен душ ясагыз – яфракларга су сиптерегез. Гадәттә, моны эшләргә киңәш итмиләр, чөнки дым аркасында гөмбәчек авырулары үсәргә мөмкин. Тик бу безнең очрак түгел – эсселектә дым тиз парга әйләнә.
- Цинк, марганец һәм азот артык булу яки кальций, фосфор һәм бакыр җитмәү – бу шулай ук помидорларның тышкы кыяфәте үзгәрүгә сәбәп булырга мөмкин. Сезнең йорт шартларында үз бакчагыздагы туфрак составын билгели алуыгыз икеле. Шуңа күрә нәкъ менә помидорлар өчен билгеләнгән ашламаларны сатып алыгыз. Хәер, борычлар өчен дә алырга була - алар да помидорга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев