Район башлыгы “Сокуры” сәнәгать паркында булды
Илдус Зарипов Лаеш районының 5 кече бизнес предприятиесендә булды. Аларның дүртесе “Сокуры” сәнәгать паркы резидентлары.
Илдус Фатыйхович “Фабрика здоровых продуктов”ның җитештерү цехларын карады. Бу предприятие 2016 елдан уңышлы эшли һәм үсә. Ул экологик чиста үсемлек чималларыннан продуктлар җитештерә. Директор Николай Афанасьев җитештерүдә сезонга һәм эш күләменә бәйле төстә 70тән 130га кадәр кеше эшләвен әйтеп үтте. Предприятиедә хезмәт хакы башкарылган эшнең катлаулылыгана бәйле һәм 18 000дән 42 000 сумга кадәр.
Аннан район башлыгы “Кромверк” ЧҖҖ җитештерү территориясенә юл тотты. Аның директоры Айрат Шәмсетдинов монда KazanExprees универсаль товарлар онлайн-гипермаркеты өчен заказлар бирү пунктлары җыела, дип сөйләп китте. “Хәзерге вакытта тапшыру өчен ун пункт җыела, шуларның берсе Биектау районына китә”, - диде предприятие директоры. Штатта 15 кеше эшли. Хезмәткәрләрнең эш хакы 25 000 – 30 000 сум тәшкил итә.
“Машберри Гурмэ Продактс” ЧҖҖ мини-заводында без җитештерү барышын күзәтү белән бергә кипкән җиләк-җимешләрнең тәмен дә татып карадык. Предприятие сәламәт азыклар җитештерүгә махсуслаша, шул исәптән, җиләк-җимеш һәм яшелчә чипсылары ясауга. Оешмада сигез кеше эшли, уртача хезмәт хакы 15 000 сум. Җитештерү мәйданы 930 кв.м.
“ТопМастер Казан” ЧҖҖе директоры Николай Патранин үз эше хакында бәян итте. Сокурыдагы бетон заводының зур территориясендә өстәмә павильоннар төзелә. Башлык белән сөйләшү барышында предприятие җитәкчесе, җитештерүнең гади булмавын әйтеп үтте. Монда 20гә якын кеше эшли, уртача хезмәт хакы предприятиедәге эш күләменә бәйле рәвештә 25 000нән 45 000 сумга кадәр.
“Строй-ЖБИ» ЧҖҖ дә “Сокуры” сәнәгать паркы резиденты. Мәйданы 800 кв. м булган җитештерү цехында металл конструкцияләр һәм тимер-бетон әйберләр җитештерәләр. Монда 35 000нән 40 000 сумга кадәр хезмәт хакы алып 10 кеше эшли. Директор Василий Саргандеев Илдус Зариповка цехны күрсәтте һәм 2021 елда “Газпром” белән җылытылган газ бүлү станцияләре һәм газ казаннары өчен җылытылган мини-котельныйлар җитештерүгә һәм озатуга контракт төзүе турында сөйләде.
“Лаеш районында икътисад динамик үсә. Бизнес вәкилләре өчен җиңел булмаган бу вакытта санкцияләр шартларында ярдәм кирәк һәм бу мөһим. Кирәк булган чакта без районда теләсә нинди дәрәҗәдәге бизнеска ярдәм итәргә әзер”, - дип йомгак ясады Илдус Зарипов. Эшлекле сәфәр барышында ул район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм инвестиция үсеше буенча урынбасары Альберт Мясаутовка икътисадны үстерү һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча түгәрәк өстәл оештырырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев