Районда яшәүчеләр өчен төзелеш һәм төзекләндерү
Лаеш районында балалар бакчалары, мәктәпләр, ФАПлар ... төзелә
Иҗтимагый биналар, юллар һәм торак йортлар төзелеше яки капиталь ремонт буенча күп эшләр төрле программалар кысаларында үткәрелә.
Капремонт
2021 елда Лаешта, Орелда, Габишево һәм Нармонкада 25,9 миллион сумга сигез күп квартирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру кысаларында Хәерби һәм Ташкирмән мәктәпләрендә 21,4 миллион сумлык эшләр башкарылган. Белем бирү оешмаларында азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау белән бергә җиһазлар да сатып алу программасы Кече Елга, Хәерби, Столбище, Сокуры мәктәпләрендә һәм Лаешның 3нче мәктәбендә эш башлау мөмкинлеге биргән. Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасына Лаеш спорт мәктәбе дә керде. Аны капиталь ремонтлауга 29,7 миллион сум акча тотылган.
Заманча шәһәр мохите формалаштыру буенча чараларны тормышка ашыру программасы кысаларында Лаешта экстрим-паркның өченче чираты сафка басты.
Узган елда Дятлово табиблык амбулаториясе, Лаеш урманчылыгы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәге биналары капиталь ремонтланган.
Төзелеш
Төрле программалар кысаларында Габишевода 56 квартирлы ике йорт, Атабайда 12 квартирлы йорт төзелгән, Державино, Никольский, Ташкирмәндә урамнарны яктырту торгызылган. Гомумбелем учреждениеләре төзелеше программасы буенча Усадыда 500 урынлы мәктәп (рәсемдә) төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Державино авылы бәләкәчләре 50 урынга исәпләнгән яңа төзекләндерелгән балалар бакчасына йөриләр. Ә Шуранда яшәүчеләр өчен яңа фельдшерлык-акушерлык пункты төзелгән.
Төзекләндерү
Рөстәм Миңнеханов “Безнең ишегалды” программасы – кешеләрнең һәр көнгә кәефе ул дип, бер генә әйтмәде. Ул бу юнәлештә эш киләчәктә дә дәвам ителәчәгенә ышана. Лаеш районында “Безнең ишегалды” программасы тормышка актив ашырыла. 2021 елда Лаешта, Дятлово, Габишево, Орел, Комлы Ковали, Урта Девятовода күп катлы йортларның тугыз ишегалды төзекләндерелгән. Су объектларын чистарту буенча эшләр уңайлы мохит булдыруга юнәлтелгән. Державино авылында буа, Никольскийда Мишә елгасының уң кушылдыгы чистартылган.
Юл эшләре
Муниципаль юл фонды исәбенә 2021 елда озынлыгы 1,55 км булган өч урам юлы 26, 44 миллион сумга ремонтланган. Юлларга вак таш җәю программасы буенча биш торак пунктта 2,4 км озынлыктагы алты урам төзекләндерелгән, бу 19,5 миллион сумга төшкән.
Асфальт капламлы булган юл челтәрен ремонтлау буенча Лаешның өч урамында 1,2 км озынлыкта юллар 14,7 миллион сумга ремонтланган. Юл хәрәкәте иминлеге буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында муниципаль юл фондының калган акчаларына биш ясалма тигезсезлек ясалган һәм 1,02 миллион сумга 86 юл билгесе урнаштырылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Столбищеның 10 урамына каплам мәйданы 37 мең квадрат метр, озынлыгы 8, 13 км.лы урынга 79,95 миллион сумлык ремонт ясалган. Төбәк әһәмиятендәге юлларны капиталь ремонтлау программасы буенча, 347,6 миллион сумлык эш башкарылган.
Районда яшәүчеләр республика һәм район җитәкчелеге кайгыртуын тоялар, шуңа күрә тулы көчкә эшлиләр, районның икътисади үсеш фактлары шул хакта ачык сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев