Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Ремонт планы 90%ка үтәлгән

Фото ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән

ТР Лаеш районында Лаеш һәм Чирпыны тоташтырган юлны, ә төгәл итеп әйткәндә – Лаеш һәм Оренбург трактын тоташтырган юлны ремонтлау дәвам итә. Балык Бистәсе районына һәм Саескан тавы күпере ягына баручы машина йөртүчеләр юлны шуннан башлыйлар. Менә шуның өчен ул район өчен дә, тулаем республика өчен дә мөһим. Лаеш – Чирпы IV техник категорияле автомобиль юлындагы ремонт эшләре озынлыгы өч километрдан артык. Алар “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарыла.

Хәзерге вакытта булган капламны регенерацияләү, асфальтбетон катнашмасыннан аскы катламны җәю, 20 мең квадрат метрдан артык мәйданда вак таш-мастик асфальтбетоннан җәелгән өске катламны җайлау, юл читләрен вак таш белән тигезләү эшләре бара.”Татавтодор” АҖ подряд оешмасы юлларны төзекләндерү буенча эшләр алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юллар лаешта реклама