Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Рөстәм Миңнеханов: “Яңа машиналар – бу яңа тормыш”

​​​​​​​Татарстанда үткән “Агроволга – 2022” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе үз эшен тәмамлады.

Автор фотосы

Россия һәм чит ил товар җитештерүчеләре өч көн дәвамында үз продукцияләрен һәм агротехнологияләрен “Казан Экспо” күргәзмә мәйданчыкларында тәкъдим иттеләр. Чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз һәм башкалар килде.

Күргәзмәнең соңгы көнендә Рөстәм Миңнеханов республиканың кулланучылар кооперациясе оешмалары вәкилләренә 16 махсус машина, автолавка һәм ипи ташу машиналары ачкычы тапшырды. Ул бүген ТРд 121 автомобильнең күчмә сату тәэмин итүен хәбәр итте.

-Аларның барысы график буенча эшли. Төрле ярдәм формалары бар һәм бу эш аеруча мөһим. Яңа машиналар – яңа тормыш ул, - дип басым ясады Рөстәм Нургалиевич.

Ябык павильонда төрек җитештерү компанияләре зур экспозиция урнаштырганнар, масштаб буенча аларның иран коллегалары да калышмаган. Карелия вәкилләре терлек азыгы өстәмәләре өчен авыл хуҗалыгында шунгитның гаҗәеп үзлекләрен күрсәттеләр. Казан май комбинатының төрле продуктлары күргәзмәсе республика җитәкчеләре һәм Россия вәкилләрен аеруча җәлеп итте.

Төрледән төрле агротехника күргәзмәсе зур мәйдан били, аның буенча зур кунаклар ачык мини-автобусларда йөрделәр. Кунакларны ачык һавадагы куәтле зур тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары һәм аларга тиешле агрегатлар сокландырды. Кешесез эшли торган трактор эшен басуда күрсәттеләр.

-Күргәзмә мәйданчыкларында агросәнәгать комплексындагы иң алдынгы технологияләр күрсәтелде. Монда Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән һәм 15 илдән 12 меңнән артык кунак һәм катнашучы җыелды, - Дмитрий Патрушев чараның масштабына һәм республика авыл хуҗалыгы эшчәннәре хезмәтенә югары бәя бирде.

Россия авыл хуҗалыгы министры Татарстанның илебез төбәкләренең беренче унлыгына керүен билгеләп үтте: үсемлек мае җитештерү буенча 10нчы урында, ә сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча – лидер. Ул республикада машина төзүнең җитди базасы булуына басым ясады, ул шулай ук авыл хуҗалыгы машина төзелеше өлкәсендә дә үсә.

Брянск өлкәсе губернаторы кунаклар игътибарын менә шуңа юнәлтте – 2006 елда Россия Президенты аграр секторны авыл хуҗалыгын үстерүнең милли программасына кертте: “ Бүген без илебезнең кыска вакыт эчендә нинди уңышларга ирешүен күрәбез. Без аны җитештерү мәйданнарында һәм агроҗитештерүчеләр күрсәткән техника күргәзмәсендә күрәбез”.

Татарстан Президенты республиканың Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының барлык программаларында катнашуын әйтте.

-Бүгенге уңышның зур өлеше ТР авыл хуҗалыгының барлык структур бүлекләренә һәм партнерларына, шулай ук банк өлкәсе, лизингка һәм башка хезмәтләргә туры килә. Күргәзмәдә без кунакларны күп күрдек, алар бездә үзләренең перспективалы партнерларын күрәләр, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республиканың агросәнәгать эшчәннәренә авыр һәм шундый кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, аларга лаеклы бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында – “Нармонка” агрофирмасы” ҖЧҖ коллективы да бар. Ул шулай ук күргәзмәне оештыручылар эшен мактады һәм чараны үз территориясендә кабул иткән Лаеш районына рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Агроволга – 2022 Рөстәм Миңнеханов: “Яңа машиналар – бу яңа тормыш”